Президент Владимир Путин кичә – 15 сентябрьдә Кремльдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белән очрашкан. Анда кулланучылар хокукларын яклау, вакцинация кампаниясе һәм СВО хәрбиләре өчен медицина эшләнмәләре турында мәсьәләләр каралган, дип яза “Российская газета”.
Очрашу Федераль дәүләт санитария-эпидемиология күзәтчелеге көнендә узган. Очрашуда Владимир Путин әлеге миссияне үтәүчеләрнең һәркайсын котлаган. “Гадәттән тыш мөһим эш, бездә бик яхшы традицияләр, бик әйбәт мәктәп булдырылган, ил эчендә дә, чит илләрдәге коллегаларыбыз белән эшләүдә дә әйбәт нәтиҗәләр күзәтелә”, – дип билгеләп үткән ул.
– Бүгенге вазгыятьне ничек бәялисез? Халык әйтмешли, грипп сезоны якынлаша бит, – дип сораган Президент.
Анна Попова сүзләренә караганда, бүген илдә санитария-эпидемиологик вазгыять тотрыклы. Ул чыннан да ОРВИ һәм грипп сезоны башлануын раслап, гриппка каршы вакциналарга яңа компонентларның кертелүен әйткән. “Әлеге вируслар белән таныш булмаганлыгыбызны аңлата бу. Әлбәттә инде, Россиядә яшәүчеләргә хәзер прививка ясату мөһим”, – дип басым ясап әйткән Роспотребнадзор башлыгы. Ул вакциналарның бик әйбәт булуын, грипп вирусының барлык төрләреннән саклавын искәрткән. “Вакциналар төбәкләргә җибәрелә дә инде, алар җитәрлек күләмдә”, – дип белдергән Попова.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.