Кайсы районга эшкә кайтырга була? Укучы соравына «ВТ» җавап бирә

Районнарда физкультура укытучылары кирәк микән? Улым колледж бетерде, югары уку йортына читтән торып укырга керде.

Районга кайтса, бронь да бирәләр икән, диләр. Чыннан да шулаймы? Нинди шартлары бар? Кайсы районга кайтырга була икән?

Фирая Салаватуллина. Казан

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова җавап бирә:

– 2026 елның 1 августына республикада 49 физкультура укытучысына ихтыяҗ бар. Шуларның 15 е Казанда кирәк. Югары Ослан, Зәй һәм Лаеш районнарында – өчәр, Әлмәт, Баулы, Биектау, Лениногорск һәм Менделеевск районнарында икешәр вакансия бар. Мәгариф өлкәсендә яшь белгечләргә аерым игътибар бирелә. Алар өчен түбәндәге ярдәм чаралары каралган: яшь педагогларга эшенең беренче өч елы дәвамында ай саен 10 мең сум өстәмә акча түләнә; аерым районнарның җирле бюджетлары акчасыннан бер мәртәбә түләү бар; «Безнең яңа укытучыбыз» конкурсы кысасында тугыз ай дәвамында ай саен хезмәт хакына 10 мең сум өстәмә түләү кертелгән. Шулай ук махсус чаралардан тыш, республиканың барлык педагогик хезмәткәрләре өстәмә ярдәм чаралары ала.

Хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү хокукы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 53-ФЗ номерлы Федераль законның 24 статьясында санап үтелгән гражданнар категорияләренә бирелә. Хәзерге вакытта укытучылар чакыруны кичектерергә хокуклы аерым категориягә керми. Башкаларга кебек үк, алар өчен дә белем алу, гаилә хәле яки сәламәтлек торышы кебек гомуми нигезләр генә каралган. Алай да, уку процессына йогынтысын киметү өчен, укытучыларны хәрби хезмәткә 1 майдан 15 июльгә кадәр генә чакыра алалар. Бу уку елын өзлексез тәмамларга мөмкинлек бирә һәм мәгариф учреждениеләре эшенең тотрыклылыгын тәэмин итә.