Быел мототранспорт белән идарә итүче балалар катнашында 13 юл һәлакәте теркәлгән. Бер бала вафат, 12 се төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.
– Бөгелмә районында 14 яшьлек кыз бала питбайкта баганага бәрелеп үлде, аның артына утырган 13 яшьлек пассажиры зыян күрде. Кукмара районында 15 яшьлек үсмер һәм аның белән бергә булган тагын бер бала могҗиза белән генә исән калдылар, – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин. – Әти-әниләр, баланың хыялын тормышка ашырабыз дип, аны үзләре үк бүләк итә бит. Үлем бүләк иткән кебек була инде бу. Идарә итү хокукы булмаган кешегә транспорт чарасы биргән өчен 30 мең сум штраф каралган. Җинаять җаваплылыгы турында да онытырга ярамый. Россиядә мондый тәҗрибә бар инде. Әти-әнине 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
ГАИ хезмәткәрләре 7 ай дәвамында балалар катнашында 613 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган.