Республикада эшләмәүче пенсионерлар, айлык кереме пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә ала. Быел төбәктә әлеге минимумның күләме 13 844 сум тәшкил итә. Ә инде республикада өстәмәнең уртача күләме – 3611 сум. Бу хакта «Татар-информ» Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
«Татарстанда барлыгы 1 099 855 кеше Россия Социаль фондыннан пенсия ала. 2026 ел башыннан пенсияләр индексацияләнде: 1 гыйнвардан иминият пенсияләре (эшләүчеләр һәм эшләмәүчеләр өчен)– 7,6 процентка, 1 апрельдән социаль пенсияләр – 6,8 процентка. Хәзер төбәктә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 26,550 сум тәшкил итә, – дип сөйләп үтелгән матбугат хезмәтендә.
Өстәмәгә хокукны билгеләгәндә, пенсионерга бирелә торган барлык түләүләр: пенсиясе, пенсиясенең тупланма өлешеннән түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасы бәясе, шулай ук акчалата социаль ярдәм (коммуналь хезмәтләр, телефон һәм транспорт чыгымнарын компенсацияләүне кертеп) исәпкә алына. Фәкать натуралата бирелә торган ташламалар гына исәпкә кертелми. Россия Социаль фонды, пенсионерның җыелма кереме төбәктәге яшәү минимумыннан кимрәк булып чыкса, өстәмәне гаризасыз гына билгели.