Россия Президенты Владимир Путинның Курилдагы Итуруп утравына баруы турында хәбәр Х социаль челтәренең (Россия Федерациясендә ябылган) Япония сегментында берничә минут эчендә төп темага әйләнгән.
“ТАСС” мәгълүматлары буенча, социаль челтәрдә утыручылар беренче 30 минутта 2 меңнән артыграк комментарий калдырган. Алар шулай ук илнең барлык төп мәгълүмат агентлыклары хәбәр иткән яңалыкларны актив төстә үзләренә күчереп бара, дип яза “Российская Газета”.
Аерым алганда, Kyodo агентлыгы Россия Президентының Курилдагы Итуруп утравына килүе турындагы яңалыкны “ашыгыч” тамгасы белән хәбәр иткән.
Исегезгә төшерәбез: Россия дәүләте башлыгы бүген – 13 августта иртән Итуруп утравына килгән. Ул “Ясный” балык эшкәртү комплексында булган, анда уылдыкның төрле төрләренең тәмен татып караган.
Дәүләт башлыгы шулай ук кайбер социаль объектлар белән танышкан.
