Казанда уктан ату буенча Россия Генераль прокуроры кубогына ярышлар узачак

14-18 сентябрьдә Казанның “Ак Барс Арена” стадионында уктан ату буенча Россия Генераль прокуроры Бөтенроссия кубогына ярышлар узачак.

Спорт көрәше эстрада йолдызлары тамашасы белән үрелеп барачак.

Дүшәмбе – 14 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә стадионда ачылыш тантанасы көтелә. Анда Клава Кока һәм NILETTO чыгыш ясаячак.

Керү – бушлай, әмма алдан онлайн-теркәү узарга кирәк: объектта кассалар эшләми.

Ярышларда илнең барлык төбәкләреннән 600дән артыграк яшь укчылар (14-20 яшьлек) катнашачак. Алар шәхси һәм команда зачетында 50,60,70 метрлы ераклыкта уктан ату буенча көч сынашачак. Татарстаннан 35 спортчы катнаша. Арада иң яшьләре – Динара Борһанова, Артём Найданов һәм Рената Шияпова (барысы да – 2012 елда туганнар).

18 сентябрьдә (09.00 сәгатьтә башлана) – финал ярышлары, 14.30 сәгатьтә – ярышларны ябу тантанасы узачак. Моңа кадәр әлеге турнир Сочида (“Фишт” стадионы) һәм Мәскәүдә (“Лужники”) узган. Оештыручылар ял итү өчен барлык уңайлыкларны да тудырган: стадионда кафетерий, уеннар зонасы һәм парковка эшләячәк.

Керү – Чистопольcкая урамы ягыннан (1нче ишек).