Бер төн эчендә Россия күгеннән 605 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия төбәкләре күгеннән дошманның 605 БПЛАсы юк ителгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төн дәвамында, 5 августта Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтән 6 августта Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатькә кадәр һава сакланышы дежур көчләре тарафыннан Белгород, Брянск, Владимир, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Түбән Новгород, Орлов, Ростов, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь,Тула, Ярославль өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы һәм Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстендә Украинаның очкыч тибындагы 605 пилотсыз очу аппараты тотып алынды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.