Фаҗига Шамил Усманов урамында килеп чыкты.
Чаллының ДАИ мәгълүматлары хәбәр итүенчә, чит ил машинасының 37 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламау нәтиҗәсендә баланы бәрдерә. 2023 елгы сабый беговелда көйләнми торган җәяүлеләр юлыннан чыгып барган була. Аны хастаханәгә алып китәләр. Табиблар тикшерүеннән соң баланы өенә җибәрәләр.