Казанда дәүләт учреждениеләре өчен муниципаль милекне арендага алу буенча ташламалы тариф кертергә тәкъдим итәләр. Моның өчен муниципаль объектларны арендага бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза үтә.
Казан шәһәр Думасы карары проекты нигезендә, дәүләт учреждениеләре муниципаль объектларны, җир кишәрлекләреннән тыш, арендага алганда базар бәясенең 50 проценты күләмендә генә түләячәк.
Әгәр тәкъдим хупланса, дәүләт учреждениеләре өчен муниципаль милекне арендага алу бәясе ике тапкырга диярлек кимиячәк.