Республика клиник хастаханәсе табиблары бер ир-атның профнастил өзеп төшерә язган кулын саклап калган. “KazanFirst” хастаханәнең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, кулны торгызу берничә елга сузылган.
Рәүф Хәкимов 2022 елның июлендә шәхси биләмәсендә йорт түбәсен япкан чагында, баскычы таеп китү сәбәпле, профнастилга егылып төшкән һәм кулын бик тирән җәрәхәтләгән.
Рәүфне РКБның кабул итү бүлегенә үлем хәлендә алып килгәннәр. Артерияләре һәм кан тамырларына зыян килү сәбәпле, ул 2 литрдан артыграк канын җуйган. 2нче травматология бүлеге белгечләре һәм кан тамырлары хирурглары кичекмәстән операциягә керешкән.
Кулның сөягенә генә зыян килмичә калган. Тимернең очлы кырыйлары барлык йомшак тукымаларын кискән. Хирурглар башта иңбашындагы артериясен торгызган, шуннан соң кул нервларын тәртипкә салу буенча операция ясаган. Рәүфкә берничә сәгать дәвамында кан салганнар. Операция уңышлы узып, кулны саклап калуга ирешкәннәр.
Шуннан соң дәвалаучы табибы – травматолог-ортопед Руслан Радько Рәүфкә Санкт-Петербургта дәвалануын дәвам итәргә киңәш биргән. Аңа Вреден исемендәге Травматология һәм ортопедия медицина-тикшеренү үзәгендә, бицепсын торгызу өчен, иңбашына балтырыннан мускул күчереп утыртканнар.
Санкт-Петербургтан кайткач, Рәүф янә РКБга эләккән. Биредә травматолог-ортопедлар беләк сөяге белән кул чугы сөяген тоташтыру операциясен ясаган. Бик каты җәрәхәтләнгәннән соң кулдагы авыртуны бетерү һәм мускул көчен торгызу өчен кирәк бу.
Берничә айдан соң аңа тагын операция – бармакларын бөгү мөмкинлеген кире кайтару өчен мускуллары-сеңерләренә пластик операция ясаганнар. Нәтиҗәдә Рәүф, өченче төркем инвалидлык алса да, эшенә кире кайтуга ирешкән. Ә иң мөһиме – аның кулы янә эшли башлаган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.