Путин белән Рахмон Таҗикстанда рус теле укытыла торган мәктәпләр ачуларын искә төшерделәр

Россия Президенты Владимир Путин ШОС саммиты кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.

Путин Рахмон белән бергә Таҗикстанның кайбер шәһәрләрендә рус телендә укытыла торган биш мәктәп ачуларын искә төшерде. Өстәвенә, бу Рахмон тәкъдиме була, Россия лидеры моны бик яхшы хәтерләвен һәм рәхмәтле булуын әйтте. "Хәзер бу мәктәптә 6000 бала укый", — диде ул.

Шулай ук Дүшәнбедә Россия-Таҗикстан университеты бар. Ә Россия югары уку йортларында Таҗикстаннан 35 000нән артык студент белем ала.