Табиб: «Төнлә белеп ашаучыларга симерү янамый»

Күпләр төнлә ашауның симерүгә китерүен, гомумән, сәламәтлек өчен зыянлы булуын белә. Әмма бу кагыйдәнең чыгармасы да бар.

Табиб-эндокринолог, диетолог Елена Чёрная «Доктор Питер» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә аңлатып үткәнчә, төнлә белеп ашаган очракта симерү янамый. Ризыкның сыйфатын һәм күләмен исәпкә алырга кирәк – бары шул гына, дигән белгеч.

Аның әйтүенчә, кичке 6дан соң ашаганыбызның май тукымасына әйләнүе – бигүк дөрес фикер түгел. «Әйе, төнге 11дә тамак ялгаучыларның кичке 6да ашаучыларга караганда төнге сәгатьләрдә майны 10 процентка кимрәк «яндыруын» күрсәткән тикшерү нәтиҗәләре бар. Шул ук вакытта алҗыган кешенең төнлә гадәттә «дөрес булмаган» ризыкларга – калорияле фастфудга, тәм-томга өстенлек бирүен беләбез. Ә менә төнлә тамак ачканда «дөрес» ризыклар – эремчек яки йогырт (аксым һәм кальций чыганаклары организмга авырлык китерми) белән капкалап алсаң, шуңа бераз гына чикләвек тә өстәсәң, гәүдә авырлыгы да артмаячак, сәламәтлеккә дә зыян килмәячәк», – дигән табиб.

Шул ук вакытта, белгеч сүзләренә караганда, кичен солы боткасы ашау иртән кандагы глюкоза микъдарына уңай йогынты ясый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.