Россиядә ана капиталы күләмен бер кешегә торакның социаль нормасыннан (18 кв.м) чыгып билгеләргә кирәк. Иҗтимагый палатаның Демография комиссия рәисе Сергей Рыбальченко «РИА Новости» хәбәрчесенә шул хакта белдергән.
Белгеч әйтүенчә, ана капиталы программасын яңартырга вакыт. Аны сумнарда түгел, бәлки квадрат метрларда билгеләргә кирәк, чөнки нәтиҗәсе нык кимегән. Бүгенге ана капиталының максималь күләменә нибары 8 кв. м чамасы торак мәйданы сатып алырга мөмкин. Шул ук вакытта бер кешегә социаль норма 18 кв.м. тәшкил итә.
Рыбальченко билгеләп үткәнчә, гаиләләрнең 67 проценты ана капиталы акчасын нәкъ менә торак шартларын яхшыртуга тота. Шуңа күрә программаның нәтиҗәлелеген иң элек квадрат метр хакыннан чыгып бәяләргә кирәк. Аның фикеренчә, дәүләт гаиләдә балалар тууга ярдәм итәргә ниятләсә, нәкъ менә торакның социаль нормасыннан чыгып эш итү сорала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.