Яр Чаллы шәһәрендә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.
Аларда безнең районның эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, авыл җирлекләре дә катнашалар.
- Безнең килгәнне шәһәр халкы көтеп ала, продукцияләребезне ярата. Бу юлы да үзебезнең крестьян-фермер хуҗалыгында җитештерелгән сөт, аннан ясалган катык, эремчек, каймак, атланмай, тавык, сарык ите алып бардык. Һәр продукциянең үз сатып алучылары бар. Алар безнең кайчан һәм кайда киләсен алдан белеп торалар, — диде КФХ башлыгы Фаис Мөхәммәдиев.
