Краснодар краенда пилотсыз очкыч һөҗүме аркасында ике кешенең гомере өзелгән

Узган төнне дошман пилотсыз очкычлары Краснодар краеның Северский районына һөҗүм иткән.

Бу хакта губернатор Вениамин Кондратьев хәбәр итте. Губернатор мәгълүматлары буенча, ике кеше һәлак булган һәм тагын икесе зыян күргән.

«Пилотсыз очкыч кыйпылчыклары Афипская тимер юл станциясе территориясенә төшкән. Кызганыч, ике кеше һәлак булды. Якыннарының кайгысын уртаклашам. Тагын ике кеше зыян күрде, аларга тизрәк терелүләрен телим», — дигән төбәк башлыгы МАКС каналында.

Кондратьев шулай ук Афипский бистәсендә ким дигәндә 10 шәхси йорт зыян күргәнлеге хакында да әйтеп үткән. Аларның берсендә янгын чыккан. Шулай ук янгын нефть эшкәртү предприятиесе территориясендә дә булган.