«Интертат»ның баш мөхәррире Рөстәм Гәрәевка «Юлбасма» нәшрияты директоры Гүзәл Хәсәновадан хат килеп төште. Гүзәл ханым журналист Рузилә Мөхәммәтованың «...кыңгыр салган калфагың» яки Сувенир халык булмауның чик сызыгы кайдан үтә?» мәкаләсенең «Юлбасма» нәшрияты эшчәнлегенә кагылышлы өлешенә карата канәгатьсезлеген белдергән. Хат рус телендә. Хатның оригинал теле саклансын өчен без аның бер өлешен (ике абзацын) рус телендә тәкъдим итәбез. Бу хат безне бик җитди тема алдына куйды – теманы спикерларның фикерләре белән дәвам итәбез.
«Сообщаем, что подавляющее большинство текстов, используемых автором в качестве источников, созданы на русском языке. Это открытая информация, с которой можно самостоятельно ознакомиться на сайте Института истории АН РТ. Также напоминаем, что русский язык в нашей стране является языком науки, только на русском языке публикуются и защищаются диссертации, в том числе по татарской истории, культуре, филологии. Второй блок источников для текста книги, тексты интервью, также фиксируются на русском языке, поскольку большая часть жителей слободы дают интервью на русском языке.
В связи с этим естественным и целесообразным является то, что оригинальный текст научно-популярной книги создается на русском языке. После чего будет создан текст на татарском языке».
«…Также напоминаем, что русский язык в нашей стране является языком науки, только на русском языке публикуются и защищаются диссертации, в том числе по татарской истории, культуре, филологии», – дип яза Гүзәл Хәсәнова. Әйе, диссертацияләр рус телендә яклана – беләм. Димәк, сорау туа: татар теле бөтенләй дә фән теле булудан туктадымыни?
Гафу итегез, татарча язылган мәкаләгә татарча җавап язарга да ярамый башладымыни туган телебез? Чөнки Гүзәл ханым Рузилә ханым мәкаләсе белән килешмәвен белдереп Рөстәм әфәндегә хатны русча язган.
Татар теле... фән теле... «Татар теле бөтенләй дә фән теле булудан туктадымыни?» дип сорадым мин фән эшлеклеләреннән һәм фәнгә якын торган милли җанлы шәхесләребездән.
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов:
«Телнең тулы хокуклы булып яшәве, үсү-үзгәрүе өчен аның фән теле дә булып калуы кирәк. Татар телендә фәнни хезмәтләр язылу, аның көчен, сүзлек байлыгын, фәнгә караган төшенчәләр, билгеләр, символлар белән эш итүен күрсәтә. Димәк, татар телендә без фәнни белемне ачык һәм төгәл җиткерә, алдагы буыннар өчен саклый алабыз дигән сүз. Төрле фәннәр буенча фән теле буларак кулланылса, татар теленең сүзлек составы һәм аны кулланучылар саны арта барыр иде. Кызганыч ки, глобализация күренеше фәннең аерым телләрдә үсешен чикли, тарайта бара. Әйтик, фән кешесе үзенең ачышларын бары тик инглиз телендәге журналда чыгарса гына, дөньякүләм танылу ала.
Россиядә милли телдә фән үсеше шулай ук чикләнгән. Фән кешесе кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен бары тик рус телендә генә язарга тиеш. (Искәртеп китим, 2000 нче елларда диссертацияләрне татарча язу мөмкинлеге бар иде, белүемчә, 2012 елда бетерелде). Игътибар итик, көндәлек тормышта татарча термин-төшенчәләр куллану шулай ук кими. Әйтик, төзелеш материаллары, агач, чәчәк исемнәрен һ.б. кайсыбыз гына татарча әйтә икән. Телнең сакланышы, таралышы өчен фән теленең үсеше кирәклеген, кыйммәтен аңлап, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында «Фәнни Татарстан» дигән журнал чыгып килә. Анда татар теле, әдәбияты, сәнгате, киң планда мәдәнияте турындагы мәкаләләр бары тик татарча гына басыла. Татар теле фән теле буларак гуманитар фәннәр өлкәсендә саклана, ә инде техник фәннәр өлкәсендә юк дип әйтергә мөмкин».
Лилия Габрафикова чыгыш ясый
Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафикова:
Безнең әле «Эхо веков» журналы чыга, «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» журналында татарча текстлар чыга – чикләр юк. Инглиз телендә, рус телендә аннотацияләре бар, белешмәсе була. «Крымское историческое обозрение» журналын Казан белән Кырым бергә чыгара – анда да татарча, шул исәптән, кырым татар телендә мәкаләләр кабул ителә. Теләге булган кеше яза ала. Татар телендә язучы һәм яза алучы галимнәребез дә бар: милли мәгариф тарихы белән шөгыльләнүчеләр, текстологлар, чыганакларны татарча укыган кешеләр татарча яза. Чыганакларны татарча бастырып русча комментарийлар бирергә дә мөмкинбез. Минем дә «Фәнни Татарстан» өчен тарих буенча татарча мәкалә язганым бар. Әлбәттә, татар телендә диссертация яклап булмый, ләкин республикадагы фәнни институтлар эшне татар телендә алып бара алалар. «Гасырлар авазы» татарча мәкаләләр кабул итә — ул Бөтенроссия аттестация комиссиясенә («Всероссийская аттестационная комиссия») кергән журнал. Анда инглиз һәм рус телендә аннотация булырга тиеш дигән шарты бар. Диссертация яклаганда, кеше үз эшләре арасында шунда чыккан мәкаләне дә күрсәтә ала. Соңгы елларда татар телендә берничә монография дә басылып чыкты. Ләлә Мортазина чит илләрдә укыган татар шәкертләре турында «Ватаннан читтә белем алу үзәкләре һәм татар мәгарифе (XVII гасыр – XX гасыр башы)» дип аталган китап чыгарды. Галимебез Эльмира Сәлахова Тәтеш өязе буенча авыллар тарихы белән бәйле китап чыгарды. Тарихчы, археограф Айдар Гайнетдинов та татарча китаплар чыгарып тора. Эшләгән кеше эшли инде, әле өмет бар».
«Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин:
«Татар телен әле шартлы рәвештә фән теле дип атый алабыз. «Фәнни Татарстан» журналы чыга, фәнни-популяр проектлар эшләүчеләр бар. Татар теле тулы күләмдә фән теле булып яшәсен өчен татарча диссертацияләр язу мөмкинлеге булырга тиеш, аны яза алучылар да булырга тиеш. Иң мөһиме – татар телендә югары белем алу мөмкинлеге дә булырга тиеш. Бу инде бер генә кешенең ихтыярыннан тора торган эш түгел, бу системалы проблема. Боларны искә алганда, татар теле тулы күләмдә фән теле түгел, әлбәттә. Бу бик шартлы рәвештә генә. Татарча фәнни мәкалә язучылар да аны үз ихтыярларыннан гына чыгып язалардыр дип уйлыйм. Үзегез дә яхшы беләсез бит инде: күп темаларга татар телле спикерлар табуы авыр. Хәтта күп кенә гуманитар темаларда белгечләр татарча аңласалар да, сөйләве авыррак. Моның объектив ягы да бар – кайбер белгечләр,башка төбәктә туып, монда килгәннәр, аларның фәнни лексикасы татар телендә формалашмаган. Кыскасы, бу проблема бүген дә бар, иртәгә ул куркынычрак булачак дип фаразлыйм. Чөнки татар мәктәпләре бетеп бара. Болай барса алга таба әдәбият белән дә шул хәл булачак... «Сөендердемме?»
«Казан Кремле» музей-тыюлыгың Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев:
«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «Фәнни Татарстан» журналы бар. Фән теле – ул минем өчен университет теле. Мин укыган заманда ул ВУЗларда бар иде. Мәсәлән, Казан химия-технология институтында аерым юнәлешләрдә физика-математика фәннәре татарча укытыла иде. Хәзер ВУЗларда татар теленең ни дәрәҗәдә булуын белмим. Ә инде гомумиләштереп әйткәндә, телнең тулы тормышы өчен фән теле булуы зарури, димәк, максат куелып, ул юнәлештә эшләнергә тиеш. Эшләнәме-юкмы – анысын әйтә алмыйм. Музей эшчәнлеге дә фәнни дәрәҗәдәге эзләнүләр белән бәйле, күргәзмә әзерләү дә фәнни эшкә тиң, ул мәсьәләдә әле без тырышабыз».
Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов:
«Безнең әле татарча яза, сөйли торган, матбугат чаралырнада чыгышлар ясый торган аксакал профессорларыбыз, фән эшлеклеләребез бар – бу бер яктан. Икенче яктан – яңа буын галимнәр арасында да татар телле кешеләр юк дип әйтеп булмый: татарча язалар, татарча сөйлиләр. Альфрид Бустанов, Илдар Шәфыйковлар бар. Айдар Шәйхин әле рәсми яктан диссертация якламаса да – галим кеше, чөнки музей ул беренче чиратта — фәнни эш. Без күргәзмә рәвешендә ул зур эшчәнлекнең очын гына күрәбез. Айдар Шәйхин татар һәм рус телләрендә фәнни мәкаләләр язар дәрәҗәдәге кеше. Мин үземне дә татар галиме дип саныйм, галимлек дәрәҗәсенә җитеп бетмәсәм дә, шул якка барабыз.
«Фәнни Татарстан» журналы эшләп килә һәм бу эшчәнлекне Илһам Гомәров, Азат Ахуновлар алып бара. Журналда татар телендә матур гына мәкаләләр чыгып тора. Шул ук вакытта бу мәсьәләдә үсеш бар дип тә әйтеп булмый. Татар телле фәнгә аерым игътибар кирәк. Минем белүемчә, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та моның турында хәбәрдар. Комиссия тарафыннан бу темага игътибар бирелә башлады. Әмма бит монда институциональ чикләүләр бар – диссертацияләрне республикаларның дәүләт телләрендә яклап булмый. Миңа калса, без әле моңа кайтырбыз. Бүген яшь буын дип саналган галимнәр әле үз докторлык диссертацияләрен татар телендә яклый алырлар дип уйлыйм. Өмет бар.
Безнең әле гуманитар фән татар телендә бар – әдәбият белеме, татар филологиясе фәне бар, элеккеге татфакның варисы булган ИФМК бар (КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты) – анда татар телле белгечләр әзерләнә. Татар телле фән дигәндә иң зур проблема – техник фәннәр ягыннан чигенеш зур. Аллага шөкер, Архитектура һәм төзелеш институтында татар телле галимнәр әле бар, татар телле төркем эшли иде – бу зур батырлык! Авыл хуҗалыгы институтында да бар кебек. Моңа, әлбәттә, аерым грантлар кирәк.
Югары мәдәниятле тел китсә, аралашу теле генә калса, татар теленең яшәү горизонты нык кимиячәк».
Әлеге язманы Рамил Төхфәтуллин фикерләре белән йомгаклыйм. Чөнки нәкъ менә ул Тукай туган көндә – Туган тел көнендә тантаналы чарадан соң очратып «...кыңгыр салган калфагың» яки Сувенир халык булмауның чик сызыгы кайдан үтә?» мәкаләсенә карата җылы, ихлас фикерләрен җиткерде. Теманы дәвам итеп, фән теле мәсьәләсенә кагылышлы борчулы уйларым белән бүлешкәч, безнең бер темага борчылуыбыз аңлашылды. Чөнки Рамил Төхфәтуллин танылган артист булуы өстенә татар тарихы белән кызыксынуын, иске татар телендәге чыганакларны укуын белә идём. Аның академия төшенчәсен йөрткән театрга да фән учагы итеп каравы турында әйткәне бар.
Рамил Төхфәтуллин
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллин:
«Безнең тарихка күз салсак, гражданлык гены нык урнашкан һәм ул цивильлеккә омтыла. Инде тел мәсьәләсенә кагылабыз икән, әлбәттә, цивиль тел ул фән теле булырга тиеш. Цивиль тел мәдәни, әдәби яктан югары кимәлдә булырга тиеш һәм ул башка телләргә буйсынырга тиеш түгел. Ә безнең телебез чын мәгънәсендә борынгы тел, аның Орхон-Енисей язмаларында, V, VI гасырларга караган кытай чыганакларында сакланган гаҗәеп бай тарихы бар. Бүгенге көндә Венеция китапханәсендә сакланган «Кодекс куманикус»ны гына искә төшерик, анда да бит татар теле дип күрсәтелгән. Шулкадәр тирән тарихлы телебез басылганда каршылык күрсәтә ала, чөнки ул тере организм.
Хәзер ВАКка мәкаләләрне бер генә телдә бирергә тиешсең икән, телең автоматик рәвештә икенче сортлыга күчеп куя. Димәк, фән теле түгел. Фән теле түгел икән, әдәбият теле булудан да туктый, югары сәнгать теле дә була алмый. Бу тенденция бит кичә-бүген генә тумады. ЕГЭ бирә алмагач, нәрсәгә соң ул татар теле дигән караш бар. Борынгы төрки гаиләсеннән чыккан телебез шундый дәрәҗәгә төшә икән, без моңа сөенә алмыйбыз. Телебезне фән, сәнгать һәм әдәбият теле буларак үзебез сакларга тиеш. Ләкин бит үзебезнең тырышлык юк, күп нәрсә үз кулыбыз белән эшләнә. Безнең алынма сүзләр белән баетылып, гасырлар буе тупланган хәзинәбез — фән теле булган икән, бу казанышларыбыз белән горурланып, аны ничек булса да саклап, исән калдыру өчен көрәшергә кирәк. Ярар, диссертацияләр якланмасын, мәкаләләрне ВАКка урнаштырмасыннар ди, бу фән кешесе өчен авыр мәсьәлә инде, ләкин бит купшы әйтелсә дә, милләтеңә тугры булып калырга кирәк. Заманында Россиянең ерак төбәгеннән килгән Ломоносов рус халкының фән ягыннан бөеклеген раслаган кебек, татар халкы да үзен фән ягыннан бөеклеген расласын иде. Бүген юкка чыгарсак, ул кабат элеккеге хәленә кайта аламы? Әлбәттә, юк, чөнки аңа гасырлар кирәк һәм мөмкинлекләр кирәк.
«Сувенир халык» сүзе уйлап әйтелгәнме, ялгыш әйтелгәнме, ләкин ул алдан күреп әйтелгән сүзләр кебек яңгырый. Карап торырга – җелтер-җелтер бизәкле, уен-көлкеле, җор телле... Ә сувенир кайда тора? Сервантта. Аңа башка урын юк. Әле ул бикле сервант, пыяла аша карарга кирәк. Тарих пәрдәсе шул пыяла инде – пыяла тиз уала. «Без сувенир халыкка әйләнергә тиеш түгел» дип сөрән салабыз, чаң кагабыз. Ләкин шул ук вакытта кадрлар мәсьәләсенә килеп төртелә. Мин инде Аллаһтан гына сорыйм. Ул ишетсә генә.
Ярар, фән телен юкка чыгардык, ди. Алга таба фән үзе нәрсәгә кирәк диярбезме? Фән бит ул — технологияләр. Кайсы телдә язу мөһим түгел, кешелек дөньясына файда китерерлек ачышлар булсын иде. Сез күтәргән бу мәсьәлә – бик тирән мәсьәлә. Телне саклау ул «исәнмесез-саубулыгыз» гына түгел — мәсьәләне артык гадиләштермик. Галимнәребез, мөгалимнәребез гасырлар дәвамында тырышып-тырышып китапларга туплаган тел бит ул! Безнең буын шул борынгы телне юкка чыгарып, эстафетаны туктатучы булып калырмыни?! Һәр буын аны исән-сау килеш киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Мин бу мәсьәләгә бик тирән карыйм. Мин бу теманы наданлыктан дәва юк дип атар идём. Бу очракта наданлык белән көрәшергә кирәк...»
