Район Советының чираттан тыш утырышы узды

Район Советының чираттан тыш утырышы узды

Бүген район Советының сигезенче утырышы узды. Аны Совет Рәисе – район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды. Утырыш эшендә 42 район Советы депутаты, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

Беренче көн тәртибе – район Башкарма комитеты җитәкчесенең үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карау буенча район башлыгы Фәрит Хөснуллин чыгыш ясады. Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиевның, пенсиягә китү сәбәпле, үз вазифасыннан китүе хакында хәбәр итте. Җәлил посёлок җирлеге башлыгы Рафыйк Кәримов барлык җирлек башлыклары, оешма җитәкчеләре исеменнән Фәндәс Әнәс улына рәхмәт сүзләре җиткерде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча аның беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова башкарачак.

Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителүе хакында чыгыш ясады.