«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы элекке «Галимнәр йорты»на (Бутлеров урамы, 30 йорт) күченгән. Бина мәдәни мирас объекты булып тора.
Ул, озак еллар буе файдаланылмаганлыктан, акрынлап җимерелә башлаган булган. Эчке интерьеры, фасады тузган, инженерлык системалары тулысынча сафтан чыккан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча быел бик зур реставрация эшләрен башкарып, «Галимнәр йорты»на икенче сулыш өргәннәр.
Мондый корылманы торгызу акча гына түгел, мәдәни мирасны саклау нормаларын төгәл үтәүне дә таләп итә. Белгечләр бинаның нигезен ныгыткан, түшәменең тарихи бизәкләрен торгызган, шулай ук түбәсен, инженерлык челтәрләрен заманча материаллар белән яңадан эшләнгән. Шул ук вакытта бинаның тышкы «кыяфәте» тулысынча сакланып калган.
Бүлмәләренең мәйданы, үзгәртеп эшләнгәннән соң, 1 900 квадрат метр чамасы тәшкил итә.
Хәзер исә яңартылган бина “Ватанны саклаучылар” фондының Татарстандагы филиалының рәсми эш урынына әйләнгән. Социаль координаторлар ветераннарны кабул итү өчен барлык кирәк-ярак белән тәэмин ителгән уңайлы бүлмәләрдә эшли. Үзәк холлда мәгълүмати стендлар белән кабул итүне көтү зонасы оештырылган. Икенче катта киңәшмәләр үткәрү һәм хезмәткәрләрне өйрәтү өчен конференц-зал булдырылган. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр аерым игътибар үзәгенә алынып, алар өчен пандуслар һәм лифт урнаштырылган. Кыскасы, хәзер хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре батырлыкларына тиң шартларда кабул ителәчәк.
Шулай итеп, Бутлеров урамындагы тарихи бина административ үзәк кенә түгел, бәлки мәдәни үзәк объектының, шулай ук дәүләт яклавына һәм игътибарына мохтаҗларга ярдәм итү системасын торгызу символына да әйләнгән.
Фонд, Татарстанда яшәүче ветераннарның һәммәсе тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл кылуда үз вакытында квалификацияле ярдәм алсын өчен, ветераннар оешмалары һәм муниципаль хакимиятләр белән хезмәттәшлеген дәвам итә.
Татарстан филиалы алга таба штатын киңәйтүне күздә тота.
