Бурычка машина алучылар саны кимегән

Россиядә узган айда 84,9 мең автокредит биргәннәр. Апрель аендагыга караганда 4,4 процентка кимрәк, ләкин узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 3,3 процентка зуррак күрсәткеч бу.

Кредит тарихлары бюросы (НБКИ) мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургта машина сатып алуга иң күп кредит биргәннәр. Татарстан исә бу җәһәттән лидерлар исәбенә кереп, дүртенче урынга чыккан.

Май аенда бездә 4 мең чамасы автокредит алганнар. Шулай ук Краснодар крае – иң зур күрсәткечле биш төбәк арасында.

Зур төбәкләр арасыннан Удмуртиядә, Самара, Белгород өлкәләре, шулай ук Башкортстанда һәм Вологда өлкәсендә кредит алучылар аеруча кимегән. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта да мондыйлар саны азайган: 2,5 һәм 2 процентка.