«Беренче хезмәт хакы гомерлеккә истә кала»: балаларның җәйге ялы ничек оештырырга

Җәйге каникуллар вакытында балаларны лагерьларга җибәрергә дә, эшкә урнаштырырга да мөмкин.

Бу хакта Александр Толмачев «Газета.ру»га сөйләгән. Аның сүзләренчә, каникулларны ничек үткәрүне һәр гаилә үзе хәл итә. Әмма бүген балалар өчен мөмкинлекләр күп: сәламәтләндерү, иҗади һәм спорт лагерьлары саны арта, алардагы шартлар да яхшыра бара.

Депутат әйтүенчә, күп кенә яшүсмерләр җәй көне акча эшләргә дә тели. Бигрәк тә 14–18 яшьлекләр арасында мондый теләк еш очрый.

Толмачев фикеренчә, җәйге эш яшүсмерләргә: мөстәкыйльлек хисе бирә, үз көченә ышанычны арттыра, яңа дуслар табарга ярдәм итә, хыял өчен акча җыярга мөмкинлек ача. Ул мисал итеп аниматор, фотограф, рәссам, флорист яки фестивальләрдә ярдәмче булып эшләүче яшүсмерләрне китергән.

Депутат ассызыклаганча, беренче хезмәт хакы кешенең хәтерендә гомер буена саклана торган мөһим тәҗрибә булып кала.

Шул ук вакытта белгечләр искәртә: Россиядә яшүсмерләр 14 яшьтән рәсми рәвештә эшли ала, әмма моның өчен ата-аналар ризалыгы кирәк. Балигъ булмаганнарга төнге сменада һәм куркыныч эшләрдә хезмәт кую тыела.