Татарстан Республикасында берничә ел инде эксперимент рәвешендә «Халык инспекторы» системасы эшли
Татарстан Республикасында берничә ел инде эксперимент рәвешендә «Халык инспекторы» системасы эшли. Ул гади гражданнарга юлларда тәртип урнаштыруда катнашырга мөмкинлек бирә, ә 2025 елдан бу эш өчен матди бүләк алу мөмкинлеге дә тудырылды. «Халык инспекторы» кушымтасының эш тәртибе һәм әһәмияте турында район юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт инспекциясе җитәкчесе, полиция капитаны Искәндәр Мөбарәкшин белән әңгәмә кордык.
— Искәндәр Рашатович, «Халык инспекторы» кушымтасының әһәмияте нидән гыйбарәт?
— «Халык инспекторы» халык белән юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәрләр арасында ышанычлы элемтә булдыруда мөһим роль уйный. Ул гражданнарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат җиткерү мөмкинлеге бирә. Килгән хәбәрләрнең барысы да Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә, күрсәтелгән мәгълүматның төгәллеге һәм җитәрлек булуы бәяләнә.
— «Халык инспекторы» хезмәте аша юл кагыйдәләрен бозуның нинди очраклары турында хәбәр итеп була?
— Бүген кушымта аша юл кагыйдәләрен бозуның 18 төре буенча хәбәрләр җиткерергә була. Аларның иң әһәмиятлеләре светофорның кызыл уты янганда чыгу, узарга ярамаган билгеләр булганда хәрәкәт итүнең каршы ягына чыгу, куркынычсызлык каешын эләктермәү, рульдә барганда телефон куллану, автобус полосасы буйлап йөрү, анда туктап тору, юлны чыкканда тиешле урында җәяүлеләрне үткәреп җибәрмәү һәм парковка кагыйдәләрен бозу кебек очраклар бар. Шуларның җидесе буенча гражданнарга бүләкләр каралган.
—"Халык инспекторы"на хәбәрләр ни рәвешле юллана?
— Кәрәзле телефонга урнаштырылган мобиль кушымта ярдәмендә гражданнар юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар турында оператив рәвештә хәбәр юллый алалар. Димәк, иң элек телефонга бу кушымтаны урнаштыру сорала. Кагыйдә бозу очраклары, кыска видеоязма рәвешендә теркәлеп, шушы кушымта аша юллана. Видеоны кагыйдә бозу вакытында төшерү мәҗбүри, ә аның озынлыгы 30 секундтан артмаска тиеш. Программага юлланган бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый: алар оператив рәвештә карала, кирәк булганда урынга чыгып тикшерелә һәм закон нигезендә чаралар күрелә. Бу эшләр юлларда тәртипне ныгытуга, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итә.
— Искәндәр Рашатович, 2025 елда райондашларыбыздан мондый төрдәге ничә хәбәр кабул ителде?
— Узган елда мондый хәбәрләр күп булды дип мактана алмыйбыз, ә шулай да юл хәрәкәте иминлеге өчен битараф булмаган райондашларыбыздан 6 хәбәр кабул ителгән. Ра-йондашларыбыз юллаган видеоязмаларда күбрәк тиешсез урында каршы як полосага чыгып узу кебек кагыйдә бозу очраклары теркәлгән.
— Кушымтаны кулланганда нинди таләпләрне истә тотарга кирәк?
— Шуны да искәртеп узасы килә, транспорт белән идарә иткән вакытта мобиль кушымтадан файдалану һәм административ хокук бозуларны теркәү тыела, чөнки бу юл-транспорт һәлакәтенә китерергә мөмкин. Ә хәрәкәт вакытында машина йөртүчегә телефон кулланган өчен җаваплылык каралган (РФ КоАПның 12.36.1 маддәсе (1500 сум). Димәк, нинди дә булса хокук бозуны телефонга төшерәм, дип машина йөртүче үзе үк кагыйдәне бозарга мөмкин, моны онытмасак иде.
— Артыннан йөреп, әгәр үзеңнең хаклы икәнеңне белсәң, һәр штрафны шикаять итәргә була. Бу очракта видео юллаган кешегә акча түләнәме?
— Әйе, судка мөрәҗәгать итеп, үзеңнең хаклы булуыңны расларга мөмкин, шул вакытта суд штрафны кире кагарга һәм аны түләмәскә мөмкин. Бу очракта хокук бозучы яисә хокук бозучы дип уйланылган машина йөртүче штрафын түләсә дә, түләмәсә дә, бу хакта хәбәр иткән кешегә акча барыбер түләнә.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.