Татарстанда ел башында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 1,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Быел гыйнварда Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 1 млрд 543,6 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Касса үтәлеше 1 млрд 398,6 млн сум тәшкил иткән, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте.

Агымдагы елда илкүләм проектларны тормышка ашыруга Татарстан бюджетында барлыгы 53 млрд сум акча каралган. Шуның 28,8 млрд сумы федераль бюджеттан, ә 24,2 млрд сумы республика бюджетыннан бирелә.

Татарстанда 2026 елда 12 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Бу «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Кадрлар», «Озын һәм актив тормыш», «Туризм һәм кунакчыллык», «Яшәү өчен инфраструктура», «Пилотсыз авиация системалары», «Экологик иминлек», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» һәм башкалар.