Гыйнвар аенда республиканың көнбатыш районнарында бигрәк тә күп кар яуган

Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь әйтүенчә, узган айда күпчелек районнарда явым-төшем күләме 39–83 миллиметр, ягъни айлык норманың 128–222 процентын тәшкил иткән.

Казанда – 1,5 айлык, Арчада – 2 айлык норма, Яшел Үзән районы Карамалы Тау бистәсендә тагын да күбрәк кар яуган. Шул ук вакытта ике районда – Бөгелмә һәм Азнакайда явым-төшем норма кысасыннан чыкмаган, ягъни 30–35 миллиметр чамасы булган.

Белгеч мәгълүматларына караганда, гыйнвар аенда Арчада – 83, Казанда 69 миллиметр күләмендә кар яуган. Яшел Үзән районы Карамалы Тау метеостанциясендә тагын да күбрәк – 80 миллиметр күләмендә теркәлгән.

Соңгы бураннар кар катламын сизелерлек калынайткан: хәзер ул 40–68 сантиметр тәшкил итә. Кайбычта, Чистай, Мөслим, Азнакай һәм Бөгелмәдә – 25–38 сантиметр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Похожие материалы

Дорого ли обходятся "комфортные школы"?