Сабантуй әтәче танылган татар артистларының чыгышын бозган

Кукмара районы Әсән-Елга авылы сабан туенда татар эстрадасы йолдызлары – гаилә пары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның чыгышы вакытында көтелмәгән мәзәк хәл булган.

Бәйрәм әтәче тавыш көчәйткечләрдән чыккан тавыштан, ыгы-зыгыдан куркып, үткәргечне өзгән һәм музыканы туктаткан.

Артистлар көтелмәгән тынлыкта каушап калмаган: башта – музыкасыз, аннан – баянга җырлауларын дәвам иткән., дип яза “KazanFirst”. Зөлфирә социаль челтәрдәге сәхифәсендә: “Чыгыш вакытында әтәчнең аранжировканы өзү ихтималы чиктән тыш аз, ләкин нульгә тигез түгел икән”, – дип язып куйган.

Комментарийларда артистларның иҗатын сөючеләр, алар өчен плюс кына, чөнки халык артистларның фонограммасыз җырлавын аңлады, дип язып калдырган.