Татар җырчысының гаиләсенә кайгы килгән

Татар җырчысының гаиләсенә кайгы килгән

Аның якын туганы һәлак булган.

1990-1996 елларда актив иҗат итеп, шул чорда популяр булган җырчы Эльвира Розали гаиләсенә кайгы килгән.

Аның туганы Тимур махсус хәрби операциядә һәлак булган. Җырчы бу хакта үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

«Бу минем туганнан туган энем Тимур. Вафатыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнде. Энемнең якты истәлегенә», – дип язып, туганының фотосын куйды.