Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә эш сәфәре белән килде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиягә эш сәфәре белән килде. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Абхазия башлыгының матбугат секретаре Алхас Чолокуа хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

ТР Рәисен Абхазия Президенты Бадра Гунба каршы алды, дип ачыклык кертте Абхазия лидеры вәкиле. ТР Рәисе матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова да Абхазия Президентының Рөстәм Миңнехановны каршы алган фотоны урнаштырды. «Республикалар арасындагы беренче дуслык һәм хезмәттәшлек турындагы килешү 32 ел элек имзаланган иде», – дип язды Галимова.