Кардиолог ни өчен стрессның яшьләрдә инфаркт китереп чыгарырга мөмкин булуын аңлатты

Миокард инфарктының нык “яшәреп”, яшьләрнең дә еш кына әлеге куркыныч чиргә дучар була башлавын ишетеп-белеп торабыз.

Табиб-кардиолог Денис Бутов “Татар-информ” хәбәрчесенә стресс һәм энергетикларның бу җәһәттән тәэсире турында сөйләгән. Чирнең “яшәрүенә” йогынты ясардай сәбәпләр – берничә. Экология дә, туклану рәвеше, тормышның тизлеге нык арту да бу.

Шул ук вакытта диагностиканың көчәюе, чирләрне яхшырак ачыклый башлау да статистикага өлеш кертә, дип билгеләп үткән табиб. Кардиолог сөйләп үткәнчә, аңа инфаркт кичергән 20-24 яшьлекләрне дә күрергә туры килгәләгән. Мондый очракларда гадәттә кешенең тумыштан ук чиргә бирешүчән булуы турында сүз бара.

“Әмма яшьләр сәламәтлеген үзләре үк какшатырга мөмкин. Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуда тәмәкенең “гаебе” гаять зур. Ул кан тамырларына зыян салып, аларның тышчасында бик вак ярыклар барлыкка китерә. Липопротеидлар шул ярыкларга ыргылып, нәкъ менә шул урыннарда төерчекләр пәйда була. Ә алар инфаркт белән яный”, – дип аңлатып үткән Денис Бутов.

Бүгенге ашау-эчү дә сәламәтлеккә яный. Фастфуд, колбаса, сосиска ише коры-сары канда зарарлы липидлар туплануга китерә. Кардиолог кисәтеп әйткәнчә, энергетик эчемлекләр аеруча зур зыян сала. Алардагы кофеин һәм таурин йөрәкнең эшен тизләтеп, аритмия китереп чыгарырга мөмкин. “Хроник стресска аерым тукталып үтәргә кирәк. Ул авыруларны көчәйтү генә түгел, такоцубо синдромына да китерергә мөмкин. Бу очракта йөрәкнең бер өлеше кинәт кысылып, кан әйләнеше бозыла. Моннан тыш стресс сәбәпле билгеле бер гормоннар бүленеп чыга һәм алар йөрәк тибешен көчәйтә, кан тамырларын тарайта.

Яшь кеше йөрәк авыруларына бирешүчән булса, бу халәт чиргә менә дигән җирлек тудыра. Инде килеп, нерв киеренкелеге вакытында кемнеңдер тамагыннан үтми, кемдер чамасын белмичә ашый, кемдер чамасын белмичә тарта башлый – боларның барысы да йөрәк мускулларына өстәмә рәвештә бик нык китереп суга”, – дип сөйләп үткән табиб. Денис Бутов әйтүенчә, кешенең инфарктка дучар булу билгеләре – төрлечә. Гадәти билгеләре – сулыш кысылу, күкрәк читлегендә нәрсә беләндер басып торган кебек авырту барлыкка килү, авыртуның кулга, калак сөяге, теш казналыгы астына яки кулга таралуы. Инфаркт бәргән кешенең эче генә дә авыртырга мөмкин (йөрәкнең сул карынчыгының түбәнге тышчасында инфаркт булган очракта). Мондый билгеләр пәйда булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дип йомгаклаган сүзен кардиолог.