Түбән Шытсу герое: Ватан сагында гомере өзелгән Сәйфетдинов Риматны соңгы юлга озаттылар

Түбән Шытсу герое: Ватан сагында гомере өзелгән Сәйфетдинов Риматны соңгы юлга озаттылар

Батырларча һәлак булган якташыбыз — Түбән Шытсудан Римат Сәйфетдинов истәлегенә

Саба районының Түбән Шытсу авылы бүген тирән кайгы кичерә. Бүген биредә Ватан сагында гомере өзелгән, чын ир-егет һәм батыр солдат Сәйфетдинов Римат Сәгыйть улын соңгы юлга озаттылар.

Батыр солдатны соңгы юлга озатырга Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, мәрхүмнең якыннары, туганнары, классташлары, авылдашлары катнашты.

Махсус хәрби операция башлангач, ил өстенә килгән сынауны йөрәге белән тойган Римат үз теләге белән мобилизация буенча хәрби хезмәткә китә. Ул туган җирнең, газиз әнисенең, балаларының тынычлыгын саклау бурычын намус эше дип саный. Аның кыюлыгы, ныклыгы һәм иптәшләре арасында тоткан урыны турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыеп булмый.

Римат — зур гаиләдән. Ул дүрт бала арасында үскән: аның кадерле апасы, таянычы булган абыйсы һәм яраткан сеңлесе бар иде. Тормыш юлын ул газиз әнисе янәшәсендә уздырды. Шулай ук ул тормышында иң зур байлык — ике малаеның әтисе булды. Ул алар өчен көчле терәк, тугры дус, киңәшче һәм үрнәк булып яшәде. Балалары аның батырлыгы, намуслылыгы һәм Ватанга мәхәббәте хакында горурланып сөйләр.

«Хәбәре булмыйча торган чаклары күп булды. -"Кеше ышанмаслык чаклардан да исән -сау калдым, апа»-дип, шалтыратуларына ияләнгән идём. Әниебезне, туганнарыбызны борчымас өчен иң элек миңа әйтә иде», – дип искә ала бертуган апасы Равия ханым. "Барысы да яхшы булыр, исән-сау кайтыр, дип көттек, ләкин язмыш башкача язган икән. Без аның елмаюын, батырлыгын, игелекләрен хәтердә тотарбыз. Ул безнең өчен терәк, чыдамлылык, намус үрнәге. Энебезнең исеме, батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Без аның якты истәлегенә баш иябез! Энем тыныч йокла! Син безнең горурлыгыбыз. Тыныч тормышта да батырыбыз идең, бүген дә батырыбыз!"

Сугыш кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы, Туган илгә бирелгәнлеге өчен Римат Сәгыйть улына мәңгелек дан! Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә, авылдашлары, туганнары һәм дусларының йөрәкләрендә мәңге сакланыр.

Урының оҗмахта, рухың шат булсын! Без сине беркайчан да онытмабыз. Хуш, Ватан солдаты.