Татарстанга җәй килә: кайбер районнарда +27 градуска кадәр җылыта

Татарстанда һава торышы үзгәрә: +27 градуска кадәр җылытачак.

Бүген, 13 майда, Татарстанда җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада температура күтәреләчәк, ләкин урыны белән яңгырлар да көтелә.

Көн дәвамында күк йөзе аязучан болытлы булачак. Төнлә республика буенча яңгырлар яуса, көндез алар урыны-урыны белән генә күзәтеләчәк. Казанда да кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал.

Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк, кайбер районнарда аның тизлеге 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы көндез +18…+23 градус тәшкил итәчәк, ә Татарстанның көнчыгыш районнарында +27 градуска кадәр җылытачак. Казанда +20…+22 градус көтелә.