Татарстанда яшәүчеләрне һава торышы начарлану сәбәпле шәхси транспортта йөрүдән вакытлыча баш тартырга чакырдылар.
Республикада кар яву, урыны белән көчле явым-төшем һәм буран көтелә. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук мөмкинлек булганда торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә.
Бүген 09.50 сәгатьтән М5 «Урал» трассасының Татарстан аша узучы участогында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен хәрәкәт чикләүләре кертелде. Хокук саклау органнары юлларда сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.