Бу уку елында мәктәптә дәресләрне болай куя башладылар: беренче дәрес юк, балалар укырга икенче дәрескә генә килә.
Җиде дәрес укып, вакыт буенча сигезенче дәрестән соң өйгә кайталар. Бу мәктәп тарафыннан хокук бозу дип саналамы? Өлкән сыйныф укучыларына җидедән артык дәрес куярга ярамый түгелме?
Флүзә Әхмәдиева. Казан
Нурия Сафиуллина, хокук белгече:
– 7–11 сыйныф укучылары өчен көн дәвамында максималь рөхсәт ителгән йөкләнеш күләме 7 дәрестән артмаска тиеш. Шуңа күрә әлеге вазгыять СанПиН нормативларына каршы килми.
Редакциядән: юристлар, мәгариф идарәсе белгечләре белән аралашу нәтиҗәсендә билгеле булганча, мәктәпләрдә мондый расписаниеләр балаларны кайгыртып төзелә. Бер сменага сыешмаган очракта мәктәпләр ике смена уку тәртибенә күчә бит. Ә мондый («плавающий» дип атадылар) расписание әнә шуннан качарга тырышу да әле ул. Аннан соң, бала бер сәгатькә озаграк йокласа, зыян юктыр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.