Түбән Камада янгын эчендә калган ир-атны шаһитлар коткарганнар

05.07.2026 06:39 · Новости

Түбән Кама районындагы «Строитель» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 53 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кич белән бакча участокларының берсендә сарай һәм аңа янкорма яна башлаган. Янгын мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.

Ир-ат төтеннән агуланган, әмма аны вакыйга шаһитлары вакытында коткарып калган. Зыян күрүчене Түбән Кама үзәк район хастаханәсенә озатканнар.