Бала табу вакытында ана белән сабыйның гомере өзелгән

Иркутскида бала табу йортында 28 яшьлек хатын-кыз һәм аның сабые вафат булган. Бу хакта «База» хәбәр итә.

Мәгълүматларга караганда, Ангарскида яшәүче хатынны 22 июньгә каршы төндә Ленин районындагы бала тудыру йортына китергәннәр. Якыннары әйтүенчә, сабыйның авырлыгы якынча 4,2 килограмм булган, әмма табиблар табигый юл белән бала тудыру турында карар кабул иткән.

Туганнары сүзләренчә, соңрак табиблар ана белән баланың үлүен хәбәр иткән. Үлем турында белешмәдә хатын-кызның околоплод сулары эмболиясе нәтиҗәсендә вафат булуы күрсәтелгән. Документларда сабыйның карынында ук үлүе дә язылган.

Гаилә Россия Тикшерү комитетына гариза белән мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара.