Иске Кади авылы халкы Сабан туена авыл эчендәге болынга җыелсалар, кичен авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда күңел ачтылар.
Сабан туеның баш батыры булып авылдашлары Илназ Мөхетдинов калды. Аның җилкәсенә симез тәкә салдылар.
Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бәйрәмне кич белән мәдәният йорты каршында дәвам иттеләр. Биредә милли уеннарга да, күмәк биюләргә дә урын булды.
Рузилә Мөктәсимова фотолары.