Республика клиник хастаханәсе табиблары гадәти булмаган очрак белән очрашкан.
23 яшьлек студентның колагыннан таракан чыгарганнар.
Таҗикстаннан килгән егет хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә колагындагы кискен авырту, сәер тавышлар һәм сул колакта нәрсәдер кыймылдаган кебек тоелу зарлары белән мөрәҗәгать иткән.
Пациентны караган оториноларинголог Билал Галләмшин колак юлында таракан булуын ачыклаган. Бөҗәк микрохирургия колак кыскычлары ярдәмендә сак кына тартып чыгарылган.
Табиблар әйтүенчә, процедура уңышлы узган, катлауланулар күзәтелмәгән. Студентка кирәкле медицина ярдәме күрсәтелгән.