Татарстанда төбәк юлларында кайнар асфальт-бетон кулланып чокырларны ремонтлау башланды. Барлыгы якынча 400 мең кв. метр мәйданны ремонтларга кирәк, дип хәбәр итте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
«Юлчылар кайнар асфальт-бетон белән чокырларны ремонтлауны оператив рәвештә башлап җибәрде. Безнең алда май ахырына кадәр кайнар асфальт-бетон белән чокырларны ремонтлауны тулысынча төгәлләү, юлларны тәртипкә китерү һәм горизонталь юл билгеләрен сызу бурычы тора», – диде ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин.
Республикада 35 асфальт-бетон заводы бар, аларның барысы да эшли башларга әзер. Хәзерге вакытта Әгерҗе, Алексеевск, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Дөбъяз, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм башка районнарда 18 асфальт-бетон заводы эшли башлады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.