Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы «больничный» алуның яңа шартларын һәм кагыйдәләрен раслаган, дип яза «РИА Новости».
Яңа кагыйдәләр буенча, аерым алганда, хатын-кыз (ир-ат), бала карау ялында башка эш бирүчедә эшләгән очракта, пособие алу хокукын саклап калырга мөмкин.
Шулай итеп, яңалык декрет ялында утыручыларга кайдадыр акча эшләү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш хәзер үзмәшгульләр дә «больничный»га чыга ала.
Ә моңа кадәр “больничный”га чыгу кагыйдәләрен болайрак үзгәртү тәкъдим ителгән. Әйтик, хезмәткәр ярты ел эчендә 4 тапкыр эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе рәсмиләштерсә, бишенче тапкырында күп дигәндә 3 көнгә генә эшеннән китеп тора ала. Әлегә исә «больничный»ны дәвалаучы табиб – 15 календарь көненә кадәр чикләнмәгән санда, фельдшер яки теш табибы – 10 календарь көненә кадәр бирергә мөмкин.
Узган елның сентябрендә хәбәр ителгәнчә, «больничный»дагы кеше икенче эш урынында эшләвен дәвам итеп, аннан хезмәт хакы алса, төп эш урыны буенча ачылган «больничный» өчен түләнелми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.