1нче гыйнвардан гамәлгә кергән яңа федераль закон коррупциягә каршы сәясәттә җитди үзгәрешләр кертте: хәзер декларацияләрне ел саен тапшыру мәҗбүри түгел, әмма контроль тулысынча саклана.
2025нче ел ахырында кабул ителгән Федераль закон №505-ФЗ муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар (авыл җирлекләре башлыклары) һәм муниципаль учреждение җитәкчеләре өчен керемнәр һәм чыгымнар турында хисап тоту тәртибен үзгәртте. Әлеге яңалыкларның Апас муниципаль районында ничек гамәлгә ашырылачагы турында без район башлыгының коррупциягә каршы эшләр буенча ярдәмчесе Салават Закиров белән сөйләштек.
- Салават Рәхимуллович, соңгы вакытта күпләрне борчыган төп яңалык — керемнәр турында декларацияләрне ел саен тапшыруның бетерелүе. Дөрестән дә, хәзер белешмәләр тапшырырга кирәкмимени?
— Әйе, 2026нчы елның 1нче гыйнварыннан үз көченә кергән әлеге закон еллык декларацияләү тәртибенә үзгәрешләр кертте. Гади итеп әйткәндә, хәзер күпчелек муниципаль хезмәткәрләр, депутатлар һәм учреждение җитәкчеләре өчен ел саен декларация тапшыру мәҗбүри түгел.
Шулай да, бу контроль юкка чыкты дигән сүз түгел. Киресенчә, ул заманча формага күчә. Әгәр дә хезмәткәр, аның тормыш иптәше яки балигъ булмаган балалары зур суммага милек — фатир, транспорт, кыйммәтле кәгазьләр яки цифрлы активлар сатып ала икән, һәм әлеге килешү суммасы гаиләнең соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артып китсә, ул чакта декларация тапшыру мәҗбүри булып кала. Анда акчаның чыганагын да күрсәтергә кирәк булачак.
- Димәк, кайбер категорияләр өчен декларация тапшыру бурычы сакланамы?
-Әлбәттә. Закон ачык күрсәтә: кайбер очракларда декларацияләү саклана, ләкин хәзер ул я гариза рәвешендә (эшкә кергәндә, федераль кадрлар резервына кертелгәндә), я башка ситуациягә бәйле булачак.
Мәсәлән, муниципаль хезмәткә керүчеләр, муниципаль вазифаларга дәгъва итүчеләр һәм учреждение җитәкчеләре итеп билгеләнүчеләр элеккечә үк керемнәр турында мәгълүмат тапшырырга тиеш.
Иң мөһим яңалык — чыгымнарны контрольдә тоту. Әгәр дә вазифаи зат яки аның гаиләсе өч еллык керемнән артыграк суммага милек сатып ала икән, декларация бирү мәҗбүри. Аны килешү ясалган елдан соңгы елның 30нчы апреленнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
-Димәк, хәзер бары тик зур сатып алулар турында гына хисап тотылачак?
-Дөрес. Әгәр сатып алу суммасы гаиләнең өч еллык кеременнән артып китә икән, декларация бирелә. Калган очракларда еллык хисап таләп ителми.
- Ә ел саен декларация булмагач, закон бозуларны ничек ачыклаячаклар?
— Хәзер контроль автоматлаштырылган система аша алып барылачак. Барлык мәгълүмат дәүләтнең “Посейдон” информацион системасында тикшерелә ала. Ул салым хезмәте, Росреестр, Росимущество, Россия Банкы һәм Росфинмониторинг мәгълүматлары белән алмашып тора.
Шуңа күрә, контроль элеккеге кебек елга бер генә түгел, ә даими рәвештә алып барыла. Моннан тыш, кирәк булганда прокуратура органнары теләсә кайсы вазифаи затка карата тикшерү оештырырга мөмкин.
Яңа тәртип кәгазь эше күләмен киметсә дә, ачыклык һәм җаваплылык таләпләрен саклый. Муниципаль дәрәҗәдә эшләүчеләр өчен бу — контрольнең яңа, заманча этабы башлану дигән сүз.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт!