Ике трамвай бәрелешендә 13 кеше зыян күргән - шуларның 11 авыр хәлдә

Мәскәүдә Волоколамск шоссесында ике трамвай бәрелешкән, дип яза ТАСС.

Хокук саклау органнарының соңгы мәгълүматларына караганда, 13 кеше хастаханәгә озатылган, аларның 11 е авыр хәлдә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә трамвайларның берсе рельслардан төшкән. Машина йөртүчеләрнең берсе кабинада кысылып калган.

Һәлакәт урынына 20 ашыгыч ярдәм машинасы чыккан. Трамвай юллары буйлап хәрәкәт ябылган.