Татарстан мәктәпләрендә дә яңача яңгыраш: мартта кыңгырауларны Чайковский һәм Глинка көйләре алыштыра

Март аенда Россия мәктәпләрендә гадәти кыңгыраулар урынына классик музыка яңгыраячак.

Яңа формат «Кыңгыраулар урынына көйләр» дип аталган Бөтенроссия проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Мәгариф министрлыгы оештыра, һәм ул Татарстан мәктәпләренә дә кагыла.

Музыкаль яңгыраш март аенда берничә әһәмиятле датага — Зур театр юбилеена һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланачак. Шуңа күрә укучылар дәрес башлануын һәм тәмамлануын Россия классик композиторлары әсәрләре белән каршы алачак.

Мәктәп коридорларында Пётр Чайковский, Михаил Глинка һәм Александр Бородин иҗатыннан танылган фрагментлар яңгыраячак. Укучыларга «Руслан һәм Людмила» операсыннан увертюра, «Евгений Онегин» операсыннан «Уж как по мосту-мосточку» өзеге, «Лебединое озеро» балетыннан «Танец маленьких лебедей», шулай ук «Князь Игорь» операсыннан билгеле «Улетай на крыльях ветра» композициясе тәкъдим ителәчәк.

Музыкаль әсәрләрне Зур театр оркестры һәм СССР дәүләт академия симфоник оркестры башкаруындагы язмалардан ишетергә мөмкин булачак.

Моннан тыш, март аенда мәктәпләрдә 2025 елгы «Кыңгыраулар урынына көйләр» Бөтенроссия инструменталь һәм рәсем сәнгате конкурсында җиңү яулаган укучылар башкаруындагы әсәрләр дә яңгыраячак.

Оештыручылар фикеренчә, бу проект укучыларны классик музыка белән якыннанрак таныштырырга һәм мәктәп мохитен тагын да мәдәни һәм илһамлы итәргә ярдәм итәчәк. Татарстан мәктәпләрендә дә яңгыраячак бу көйләр күп кенә балалар өчен классик музыка дөньясына беренче адым булырга мөмкин.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.