Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов моны хезмәт базарында югары хезмәт хаклары булган тәкъдимнәрнең күп булуы белән бәйләп аңлата.
Бу вазгыять эчке эшләр системасы органнарыннан тәҗрибәле кадрларның китүен арттырды, дип белдерде ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унсигезенче утырышында. Аның сүзләренчә, Зәй, Яшел Үзән Алабуга эчке эшләр бүлекчәләрендә кадрлар кытлыгы — 40 проценттан, Югары Осланда 50 проценттан артып китә. Менделеевскида 49 процент тәшкил итә. “Бигрәк тә патруль-пост, конвой хезмәтендә, наркоконтроль бүлекчәләрендә, участок уполномоченныйларында, җинаятьчеләрне эзләү, тикшерү бүлекчәләрендә кадрлар аз. Мондый проблема бөтен ил буенча. Аерым алганда Татарстан Идел буе федераль округында хезмәткәрләр җитмәү дәрәҗәсе буенча 4 нче урында тора”, — дип белдерде министр.