Чирмешәндә районның эшчеләр контингенты командалары арасында «Акыллылар ярышы» («Битва умов») интеллектуаль уенының өченче сезоны тәмам. Әлеге мавыктыргыч ярышның финалы 4 февральдә үтте.
Уен нәтиҗәләре буенча муниципаль район башкарма комитеты командасы җиңүче булды. Район башлыгы Рамил Айбатов аларга район башлыгының күчмә Кубогын, һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, шулай ук статуэтка һәм җиңүче дипломы тапшырды.
Район җитәкчесе бүләкләү тантанасында үзе катнашты, барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде, мондый уеннарның коллективларны берләштерүгә һәм районның интеллектуаль потенциалын үстерүгә ярдәм итүен билгеләп үтте.
Быел турнирда районның төрле оешмаларыннан, учреждениеләреннән һәм җирлекләреннән 39 команда катнашты. Ярымфиналга — 18, ә финалга иң яхшы алты команда чыкты: күпфункцияле үзәк командасы, мәдәният бүлеге җыелма командасы, үзәк китапханә, район Советы, район башкарма комитеты һәм «Игелекле йөрәк» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
Икенче урында — мәдәният бүлеге җыелма командасы, өченчедә — район Советы, алар статуэтка, җиңүче дипломы һәм һәр катнашучыга каралган истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Финалга чыккан калган өч команда: күпфункцияле үзәк командасы , үзәк китапханә һәм «Игелекле йөрәк» финалистлар дипломнарын алдылар.
- Быел уен аеруча кызыклы булды, һәм инде февраль ахырында без мондый интеллектуаль ярышларның башка төрләрен тормышка ашырырга планлаштырабыз. Әлеге проект та чирмешәнлеләргә ошар дип өметләнәбез! — диде «Орион» яшьләр үзәге белгече Альмир Жораев.