Сабалылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» конкурсының зона этабында җиңү яуладылар

Сабалылар «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» конкурсының зона этабында җиңү яуладылар

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Гүзәл затларыбызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан ролен күрсәтү, аларның матур эшләрен, талантын бөтен республика халкына җиткерү максатындагы бәйге төрле номинацияләрдә уза.

Биектау районының Бөреле мәдәният сараенда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" Республика конкурсының зона туры узды. Сәхнәдә Татарстанның 10 районнан: Саба, Теләче, Арча, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Әтнә районнарыннан килгән катнашучылар үз сәләтләрен күрсәттеләр. Саба районы данын конкурста төрле номинацияләрдә дүрт катнашучы лаеклы яклады:

Гөлназ Илдус кызы Сафина ( "Хатын-кыз – лидер" номинациясе)

Розалия Әүхәди кызы Мөхәммәдиева ("Хатын – кыз-мәдәният һәм рухият")

Эльмира Васил кызы Газизова ("Хатын- кыз-– бизнес- леди ")

Җәмил Хәлиулла улы Янгучин ( "Ир-ат – игелекле йөрәк ").

Саба районы күпсанлы катнашучылары һәм җанатарлары белән аерылып торды (барлыгы 120 кеше). Һәр конкурсант сәхнәдә искиткеч матур чыгышлары белән жюри игътибарына һәм тамашачы мәхәббәтенә лаек булды.

Чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча райондашларыбызга конкурсның җиңүче дипломнары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. (Фотолар галереяда)