Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның туган көне алдыннан Казан галимнәре шагыйрьнең туган ягына китаплар кайтару традициясен дәвам итеп, Шәммәт авылына китаплар алып кайтып тараттылар.
Шәммәт авылында Роберт Миңнуллинның музее һәм шагыйрь үзе исән чагында ук авылдашларына бүләк иткән китапханәсе бар. Әлеге музей һәм китапханә авыл клубы белән бер бинада урнашкан һәм аннан кеше өзелми. Шагыйрь рухы Илеш районының укытучыларын да, иҗади берләшмә әгъзаларын да үзенә чакырып тора.
Казаннан һәм Уфадан килгән галимнәр белән бергә Башкортстанның Илеш районында яшәүче каләм әһелләре һәм мәдәният хезмәткәрләре Шәммәт авылына килеп Роберт Миңнуллин бюстына чәчәкләр салдылар, аңа бәйле истәлекләр белән уртаклаштылар.
Шагыйрьнең туган ягындагы юбилей чарасының идея авторы, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин: «Якташлар, коллегалар, фикердәшләр, без тагын кайттык әле. «Иске биш тиен кебек» шунда әйләнәм дә кайтам дип шаяртам инде. «Кал син, Илеш, шушы килеш, бәхетле килеш кенә» дип язган иде Роберт абый туган ягыбыз турында. Биредә һәрвакыт аның юиблей чаралары уздырыла һәм ул чаралар җыр һәм шигырь бәйрәмнәренә әйләнә торган иде. Халкыбызның сөекле улы булган Роберт абыйның исеме Илештә гел яңгырап торыр дип уйлыйм. Аның туган көне алдыннан кабат Илешкә кайтуыбыз да аның иҗатына әйләнеп кайту, аны тагын бер кат искә алырга җыелдык та. Бу багланышлар – Актаныш белән Илеш, Татарстан белән Башкортстан, татар халкы белән башкорт халкы арасындагы бу җылы мөнәсәбәтләр Роберт абый шәхесе аша алга таба да дәвам итәр дип уйлыйбыз», диде
Ким Миңнуллин Роберт абый шәхесе аша Шәммәт авылына игътибар өчен ике республика җитәкчелегенә, шулай ук, игътибар өчен Илеш районы администрациясенә зур рәхмәтләрен җиткерде. Музейның авыл өчен генә түгел, район бизәге дә булып торуын ассызыклады.
Татарстаннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, күп дәреслекләр авторлары, филология фәннәре докторы Лилия Гыйниятуллина, филология фәннәре кандидаты Диләрия Абдуллина, Башкортстаннан Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты профессоры, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов кайткан иде.
Диләрия Абдуллина: «Башкортстан җире татар халкына бик күп шәхесләр биргән һәм ул шәхесләр өчен административ чикләр киртә булмаган. Сез Роберт абый белән бер җирлектә туып үсүегез белән горурланасыздыр. Роберт абый шагыйрь генә түгел, һәр кешенең күңеленә кереп урнаша торган олы шәхес иде. Аны онытырга да, читләтеп үтәргә дә мөмкин түгел. Ул һәрвакыт гади булды, таныган кешесе белән дә, беренче күргән кешесе дә белән дә ихлас сөйләшер иде. Икенче яктан, ул балачактан ук күңелгә сеңгән шагыйрь. Ул халыкны, туган җирне яратырга, әйләнә-тирә мохитебезне аңларга һәм шушыны халыкның күңеленә салырга ирешә алган аз санлы иҗатчыларның берсе дип саныйм».
Ул үз чыгышында балалар өчен әдәбият дәреслекләре төзегәндә Роберт Миңнуллин шигырьләренең әһәмиятен ассызыклады: аларда ихласлык та, тәрбия чыганагы да барлыгын әйтте.
Илшат Насыйпов: «Мин Шәммәткә Роберт абыйны сагынып кайттым. Хәзер аңа бәйле берничә хатирәгә кагылып узасым килә. Стәрлетамакта педагогика академиясендә татар һәм чуваш телләре кафедрасын җитәкләгәндә Роберт абый гаиләсе белән берничә мәртәбә кунакка кайтканы булды. Без шул күренекле шәхесләрнең эзләре буенча йөрдек – Салават Юлаев мәгарәсендә булдык, Зәки Вәлидинең туган авылында аның музеен карадык, Гафури районы авылларында булдык. Аның халык белән аралашуын күзәтү бәхете тиде. Икенче кайтуында Күмертау, Мәләвез якларында, Мирсәй Әмирнең туган авылында, Дәрдемәнд эзләре буенча йөрдек. Мин Стәрлетамактан Уфага күченеп кайтып, Акмулла университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкләгәндә Роберт абый даими килеп студентлар белән очраша иде, без аны кафедраның профессоры итеп сайладык – ул студентларга татар әдәбиятының үсеше турында лекцияләр укый иде...»
Казан галимнәре Шәммәткә әрҗә-әрҗә китаплар белән кайтканнар иде. Кичә азагында Ким Миңнуллин залдагы тамашачыга китаплар сайлап алырга тәкъдим итте. Илешкә китаплар алып кайту – Роберт Миңнуллиннан калган традиция. «Роберт абый район китапханәсенә меңнәрчә китап бүләк итеп яшәде һәм бу инде безнең дә гадәткә керде – бүген институтыбызда чыккан китапларны алып кайттык», диде ул.
Илеш районы үзәк китапханәсендә «Илһам» иҗат берләшмәсе эшләп килә. әлеге берләшмә Роберт Миңнуллин юбилее алдыннан әдәби конкурслар игълан итә һәм аның нәтиҗәсе буларак шигъри кичәләр үткәрә. Аның оештыручысы һәм җитәкчесе Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар китапханәче булып эшләүче Клара Хәлиуллина. Кичә берләшмә әгъзаларының чыгышлары белән дәвам итте һәм Иске Күктау авылында озак еллар клуб мөдире булып эшләгән Рәсилә Мостафинаның бөтен залны Роберт Миңнуллинның «Яратыгыз» җырын җырлатуы белән тәмамланды.
