Эльвира Нәбиуллина: «Үзәк Банк югары ставкалар фанаты түгел»

Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина Финанс конгрессында чыгыш ясаганда регулятор югары процент ставкалары тарафдары түгел, дип белдерде.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Үзәк Банк башлыгы сүзләренчә, кредитлар алу мөмкинлеге иң беренче чиратта төп ставка күләме белән түгел, ә инфляция дәрәҗәсе белән билгеләнә .

"Без югары ставкалар фанатлары түгел. Кредит алу мөмкинлеге булырга тиеш. Һәм монда да конкуренциянең гадел шартлары булырга тиеш, әмма бу төп ставка мәсьәләсе түгел, бу инфляция мәсьәләсе», – диде Нәбиуллина.