«Шәһри Казан» газетасы баш редакторы вафат.

«Шәһри Казан» газетасы баш редакторы вафат.

Радик Сабиров белән хушлашу бүген була.

«Коллегабыз, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, ашыгыч медицина ярдәме килеп җиткәнче, әти-әнисенең һәм безнең күз алдыбызда җан бирде...», — дип яза аның белән бергә театрга барган Яшел Үзән коллегалары. Радик Сабиров әти-әнисен театрга спектакль карарга алып килгән булган.

Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында туа. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Һөнәри эшчәнлеге елларында Сабиров «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат»та эшли. 2014 елда ул «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш редакторы була.

«Кичә безнең дустыбыз, хезмәттәшебез Радик Сабиров вафат булган. «Татмедиа» җитәкчелеге Радик Сабировның туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Хушлашу мәрасиме бүген «Татмедиа»да (Декабристлар урамы, 2) сәгать 11.00дә булачак.