«Гражданнарга электрон чакыру җибәрү турында мәгълүмат «гомумидоступлы Чакырулар реестрына кертелә. Сезнең исемгә чакыру язылганын Госуслугиларда автоматик рәвештә пәйда була торган белдермә аша белергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны Реестрповесток.рф порталында алырга була», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га Татарстан хәрби комиссариатында.
Әгәр кеше Госуслугилар порталында теркәлгән булса, электрон чакыру аны җибәргән көнне үк тапшырылган дип санала.
«Әгәр дә кеше Госуслугиларда булмаса, чакыру автоматик рәвештә Чакырулар реестрына җибәрелә. 7 көн үткәч, кеше Чакырулар реестрына кермәсә дә, чакыру тапшырылган дип санала», – дип өстәделәр Татарстан хәрби комиссариатында.
Чыганак: татар-информ