Илексаздан Динар Хәсәновның якыннары аның исәнлегенә ышана

Мөбарәкҗан абый «теге дөнья»дан ике тапкыр әйләнеп кайта, өйдәгеләр Динарның да үлеменә ышанмыйлар.

Теге дөньядан кайткан... Болар – буш сүзләр түгел: фронтовиктан хат килүдән туктый, гаиләсенә кара пичәтле кәгазь җибәрелгән, ә өйдәгеләрнең аның рухына Коръән ашы, ягъни кырыгын уздырып яткан мәлләре. Шул вакытта «үлгән» хәбәре килгән солдат үзе кайтып керә. Өйдәгеләрнең гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрен, шатлык-сөенечләрен күз алдына китереп бетерү мөмкин дә түгелдер. Әле «теге дөнья»дан Мөбарәкҗан абый бер генә түгел, ике тапкыр әйләнеп кайта!

Аның әтисе Хөснимөхәммәт бабай 1899 елда туган, 1942 елның гыйнварында сугышка алына, ләкин мина кыйпылчыгы аның бер кулын өзә. Нәтиҗәдә ул 1945 елның 18 февралендә демобилизацияләнә һәм туган ягына әйләнеп кайта. 1964 елда вафат була. Улы Хөснимөхәммәтов Мөбарәкҗан Хөснимөхәммәт улы фронтка 1942 елның августында алына. Аны иң элек, өйрәнүләр үтү өчен, күпләр тарафыннан каһәрләнгән Суслонгер лагерена җибәрәләр. Ачлыктан, авыр физик хезмәттән, гаять тә начар яшәү шартларыннан күпләр кырыла анда. Көннәрдән-беркөнне Мөбарәкҗан абыйны да, үлгән дип уйлап, якты дөнья белән хушлашканнар арасына чыгарып аталар. Бәхеткә каршы, үлекләр арасыннан аны авылдашы Рәшит Габдрахманов күреп ала һәм барып карый. Ә Мөбарәкҗан абый исән булып чыга! Авылдашы аны җансыз гәүдәләр арасыннан сөйрәп чыгара. Акрынлап, «мәет» тернәкләнә башлый һәм аны, башкалар белән бергә, сугышка озаталар. 97 нче санлы укчылар полкына эләгә ул. 1944 елның октябрендә аның каты яралануы, контузия алганлыгы билгеле. Өенә солдаттан хатлар килү туктала, әнисе Бибилатыйфа апага хат урынына «похоронка» гына килә.

– Әти кайтуын-кайта, ләкин үпкәсендә дошманның мина ярчыгын алып кайта. Аңа операция ясый алмыйлар. Мин әле аның Останково авылы хастаханәсенә дәваланырга йөргәнен хәтерлим. Әти тимерче, балта остасы иде, төзүчеләр бригадасында эшләде, авылда фермалар һәм башка корылмалар төзеделәр. Сугыш яраларыннан гомер буе сызланып яшәде. II төркем инвалид иде. Соңга таба эшли дә алмый башлады, тыны кысылып җәфаланды. Мин унынчы сыйныфка барган елны 1982 елның сентябрендә вафат булды, – дип искә ала Илексаз авылында яшәүче кызы Дания.

Мөбарәкҗан абыйның тормыш иптәше – Янурыс авылы кызы Салиха апа да Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. Ул – тыл ветераны, атказанган колхозчы. Гомер буе сыер сава, алдынгылыкны бирми. Аның эшкә ныклыгын, чаялыгын, гаярьлеген шуннан да чамалап була: Мәскәүдә яшәүче Мәхмүт абыйсы вафат булгач, авылдан башканы күрмәгән 16 яшьлек Салиха берүзе илебез башкаласын урап кайта.

Бүгенге көндә фронтовикның дүрт баласыннан да икесе – Гөлия белән Дания генә исән. Мөнзилә апалары һәм Мавырҗан абыйлары инде вафат. Абыйлары гомер буе колхозда салам эскертли торган стагометта эшли, Даниянең балаларының икенче әтиләре була, аларны эшкә өйрәтә, балалар да аны хөрмәт итәләр. Кызганычка каршы, лаеклы ялга чыгам, дигәндә генә, абыйлары бакыйлыкка күчә.

Шунысы куанычлы: фронтовикның оныклары да, үзе кебек, Ватан чакыргач, куркып кала торганнардан түгел. Махсус хәрби операция башлануга, инде гаиләнең чираттагы буын вәкиленә – Дания ханымның улы Динарга да чакыру килә. 2022 елның октябрь ае көннәренең берсендә егетнең кулына повестка тоттыралар, озакламый ул юлга да кузгала.

– Динар мәктәптә яхшы гына укыды, спортны яратты, көрәш белән шөгыльләнде. Берничә егетне берьюлы әйләндереп сала ала торган озын буйлы, таза гәүдәле егет иде. Мәктәпне тәмамлагач, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерде, армиядә хезмәт итеп кайтты. Повестка алгач, Казанда шактый тоттылар аларны. Берничә тапкыр янына да барып кайттык. Соңыннан махсус хәрби операциягә алып киттеләр. Аңлавыбызча, ул башта постта торган, соңрак укчы булып хезмәт иткән. Телефоннан сөйләшеп тордык, ялга да кайтып китте. Беркайчан зарланмады. 2024 елның 5 гыйнварындагы сөйләшүебез соңгысы булган икән. Динар ул көнне энесе Илдар, башка якыннары белән дә озак кына сөйләшкән. Соңыннан аның хәбәрсез югалуы турында әйттеләр. Ә 2024 елның 25 июлендә гәүдәсен алып кайттылар. Җирләү чарасына район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре килделәр, авыл халкы, туганнар, Динарның хезмәттәшләре дә җыелды, улыбызны зурлап соңгы юлга озатыштылар, дип сөйли Дания ханым.

Ул бүгенге көндә – лаеклы ялда. Гомер буе хезмәттән аерылмый: ашханәдә эшли, сыерлар сава, бозаулар карый, соңгы елларда балалар бакчасында хезмәт куя. Кызганычка каршы, тормыш иптәше Хәниф Хәсәнов хәзерге вакытта араларында юк, вафатына инде – ун елдан артык. Ул күмәк хуҗалыкта тракторчы булып эшләгән, оста куллы булган: мунча мичләре чыгарган, гармунда уйнаган, өздереп җырлаган, бик матур итеп рәсемнәр ясаган. Бергәләп өч бала үстергәннәр. Олы кызлары Дамира район үзәгендәге «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ә төпчекләре Илдар – әнисе янында. Шушы көннәрдә Дания ханым гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без аңа ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле матур тормыш һәм барлык уй-хыялларының чынга ашуын телибез.

Һәлак булганнан соң, Хәсәнов Динар Хәниф улы Батырлык ордены белән бүләкләнә. Аның якты истәлеге якыннары, авылдашлары, аны белгәннәр күңелендә кадерле ядкарь булып саклана. Тик менә ананың гына баласы үлеменә ышанасы килми, аның: «Улым кайтачак», дип тулы ышаныч белән әйткән сүзе мине дә сискәндерде. Улым кайтыр, дип өметләнә, көтә ана.

– Төшләремә матур булып, елмаеп, «мин исән, мин кайтам» дип керә. Район хакимияте ярдәме белән хаҗга барган идём. Бераз авырып алдым. Шунда ук төшемә керде, «Әни, табибка бар», диде. Кибеттә йөргәндә, күзем төймәгә төште. «Әни, менә монысын ал», диде улым, тагын төшемә кереп, – дип сөйли Дания ханым.

Җирдә могҗизалар булмый тормый. Мөбарәкҗан бабай да, ике үлемне кичеп булса да, туган якларына кайта алган. Ә Динарның илгә данлы исеме кайткан. Тик күңелнең шулай да гаҗәеп могҗизага ышанасы килә.