7 майда, Татарстан гидрометерология үзәге хәбәр итүенчә, урыны белән яшенле кыска вакытлы яңгыр, шулай ук көчле җил көтелә.
Төнлә исә һава температурасы 10-15 градус, ә көндез — 22-27 градус җылы булачак.
8 майда шундый ук һава торышы сакланачак. Җил метрына 15-17 секундка кадәр көчәячәк. Көндез 28 градуска кадәр җылына.
9 майда алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төньяк-көнбатыштан искән җил урыны белән секундына 15 метрг кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +13..+18 градус булыр дип көтелә.