Бүгенге көннең каһарманнары алгы сызыкта гына түгел, алар безнең арада — тыныч авылларда, җылы өйләрдә дә яши.
Туган җиребезнең һәр почмагыннан СВО зонасына ярдәм агымы бер минутка да туктап тормый. Чөнки һәркем яхшы аңлый: фронт сызыгы безнең йөрәкләр аша үтә, ә җиңү тылның ныклыгына һәм бердәмлегенә бәйле.
Биклән авылы халкы да махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ярдәм итүдән читтә калмады. Биредәге игелекле апалар — Фирия Гарипова, Рузалия Миңнегалиева һәм Саимә Рәхимова, үз көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, егетләребезгә җылылык һәм рухи таяныч өләшүне үзләренең изге бурычы итеп кабул итәләр. Аларның фидакарьлеге — аналар мәхәббәтенең һәм какшамас иманның күркәм үрнәге.
Суган кабыгыннан — маскировка челтәренә
«Игелек» инициатив төркеме активисты Фирия Гарипова бу эшнең ничек башланып китүен дулкынлану белән искә ала:
— Без СВО егетләренә өлешчә мобилизация башлангач ук ярдәм итәргә алындык. Башта аптечкалар, җылы киемнәр җыю белән башласак, хәзер эшчәнлегебез киңәйде, — ди ул. — Авылдашлар акчалата да ярдәм итә, кирәк-яракларын да китерә. Без егетләребезгә туган йорт җылысын җиткерергә тырышабыз. Һәр бәйләнгән оекбашка, һәр салынган даруга догаларыбызны кушабыз. Илләребез тынычланып, егетләребез исән-сау кайтсын иде – безнең иң зур теләгебез шул.
Бүгенге көндә апалар бары тик кием-салым җибәрү белән генә чикләнми. Алар СВО зонасындагы хәрбиләрнең ихтыяҗларын һәрдаим белешеп торалар.
Бикләнлеләрнең ярдәм тарихы — ул чын халыкчан тапкырлык елъязмасы. 2022 елның октябрендә үз көчләре белән башлаган эш, 2023 елда тагын да зуррак колач ала. Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ арткач, авыл хатын-кызлары югалып калмый. Ул вакытта әзер материаллар булмау да аларны туктатмый: халыктан җыелган иске-москы тукымаларны тиешле төскә кертү өчен чын «технологияләр» уйлап табыла.
— Рузалия Хәйдәрова үз өендә чын буяу цехы ачты! — дип искә ала Фирия Гарипова. — Ак тукымаларны суган кабыгында, чәй заваркасында кайнатып, төс бирдек. Рузалия ханым аларны мунчасында киптерә иде, ә без клубта үтүкләп, тасмалар кистек.
Тәҗрибә туплый-туплый, Биклән апалары профессиональ дәрәҗәгә күтәрелә. «Все для наших» төркеме кураторы Александр Конюхов ярдәме белән станоклар төзелә, Чаллының «Ваша защита» төркеменнән үрү серләренә өйрәнеп кайталар. Станокларны исә авыл мәчетенә йөрүче дин кардәшләребез үз куллары белән ясап бирә.
740 челтәр — меңнәрчә сакланган гомер
2023 елның 11 апреленнән башлап, Бикләндә челтәр үрү эше бер көнгә дә туктап тормый. Башта клубта, аннары китапханәдә, хәзер исә авыл советы кабинетында «фронт сызыгы» үтә. Нәтиҗәләр соклангыч: бүгенгә кадәр 3х6 метрлы 740 данә челтәр үрелгән! Бу — йөзләгән техника һәм меңнәрчә егетләребезнең гомерен дошман күзеннән яшерү дигән сүз. Эшчәнлек челтәр белән генә чикләнми: соңгы вакытта мендәрләр тегү эшенә дә керешкәннәр. Игелекле кешеләр паралон һәм синтепон белән тәэмин иткәч, Биклән волонтёрлары хәтта күрше Мәләкәс авылындагы фикердәшләренә дә материаллар өләшеп, бергәләп хезмәт итәләр.
Рухи таяныч һәм игелекле йөрәкләр
Авылның иман йорты да бу изге эшкә зур өлеш кертә. Имам-хатыйб Мөдәфис хәзрәт дүрт ел рәттән волонтёрларны һәм СВОда хезмәт итүче егетләрнең гаиләләрен ифтар мәҗлесләренә, Коръән ашларына җыя. Гошер сәдакаларын җыеп, фронтка озатуда да хәзрәт һәрвакыт алгы сафта.
Авыл эшмәкәрләре Сәрия һәм Өлфәт Гыйльмановлар гаиләсе дә зур үрнәк күрсәтә. Алар ай саен волонтёрлар төркеменә акча күчереп торалар, шулай ук фронт госпитальләре өчен мендәрләр һәм йоклау кирәк-яраклары белән ярдәм итәләр. Мәктәп укучылары һәм укытучылар да читтә калмый — Бикләндә ярдәм итмәгән кеше калмагандыр, мөгаен.
Авыл тулы бер йодрык
Бүген төркемдә 20дән артык волонтёр хезмәт куя. Көн саен 15–18 хатын-кыз җыелып, тасмаларга үз теләкләрен, догаларын үреп сала. Ир-атлар да читтә калмый: станокларны төзәтәләр, йөкләрне ташырга булышалар. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев та һәрвакыт янәшәдә — нинди генә үтенеч булса да, ярдәм кулы сузарга әзер тора.
Авыл халкының бердәмлеге искиткеч: килә алмаучылар ай саен акчалата ярдәм җибәрә, пенсионерлар үзләренең санаулы пенсияләреннән өлеш чыгара. Хәтта еракта яшәүче авылдашлар да бу изге эшкә кушыла. Узган ел Алия һәм Дамир Исламовлар оештырган хәйрия концертында җыелган 72 мең сум акча да фронтка юлланган. Бикләнлеләр бәйрәм күчтәнәчләрен дә, фитр сәдакаларын да егетләргә җибәреп торалар.
«Хәсән»гә — УАЗ машинасы
Бикләнлеләр үз егетләрен — танк батальонында «Хәсән» позывное белән хезмәт итүче якташларын аерым игътибарга алганнар. Аның подразделениесенә маскировка челтәрләреннән тыш, тепловизор, генератор, хәтта «УАЗ» автомобиле дә алып җибәрелгән.
— Алар еракта булсалар да, безнең ярдәмне, йөрәк җылысын тоеп торырга тиеш. Чөнки алар безнең тыныч тормыш өчен көрәшә! — диләр активистлар.
Бу — Биклән халкының какшамас рухы һәм җиңүгә булган зур ышанычы.
«Тыл хезмәткәрләре: Иртәнге 8дән кичкә кадәр»
«Безнең волонтёрлар төркеме чын мәгънәсендә фронт тылына әверелде. Бөтен гуманитар ярдәмне Бәтке авылындагы үзәк складка туплыйбыз. Бүгенгә кадәр анда 194 мендәр илтеп тапшырдык. Кулларыбыз бер дә тик тормый: инде 12 маскировка челтәре үрелгән иде, тагын 19ын әзерләп куйдык. Көн саен, нәкъ эшкә килгән кебек, иртәнге 8дән авыл советы бинасында җыелабыз һәм тырышып челтәр үрүне дәвам итәбез — көненә икешәрне өлгертәбез.
Материаллар җитмәсә, Круглое Поледагы фикердәшләребез ярдәмгә килә. «Все для наших» төркеме Бәтке, Биклән, Иштирәк авыллары һәм Круглое Поле поселогы волонтёрларын берләштерде. Ниндидер дефицит туса, төркемгә хәбәр салуга, шунда ук булышалар.
Солдатларыбыз өчен токмач кисәбез, шифалы чәйләр, тәмле чәкчәкләр әзерлибез. Күпләп парафин сатып алып, окоп шәмнәре дә ясыйбыз — алар егетләребезгә җылылык һәм яктылык бирсен. Авыл кибетләренә урнаштырылган «Солдатка ярдәм» тартмалары да халыкның никадәр бердәм булуын күрсәтә — кешеләр консервалар, кирәк-ярак сатып алып, ярдәм кулы суза. Бердәмлектә — көч, диюебез нәкъ менә шушында инде!», — дип дәвам итә Фирия ханым.
Фронтка — адреслап ярдәм
Биклән авылының бу бердәмлеге — җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлеш. Апаларның фидакарьлеге тагын бер кат исбатлый: изгелек эшләргә теләгән кешегә каршылыклар юк, бары тик зур йөрәк һәм какшамас иман кирәк.
«СВО зонасына Биклән авылыннан да асыл егетләребез китте. Кызганыч, авылыбызга кара хәбәрләр дә килеп иреште... Без бүген фронт сызыгындагы улларыбызның соравы буенча, анда нәрсә кирәк – шуны табып җибәрергә тырышабыз.
Күптән түгел «Айболит» позывнойлы егетебез өчен авыл халкы белән бергәләп 150 мең сум акча җыйдык. Аның әнисе дә үзе кебек үк киң күңелле волонтёр. Хәзер без көн саен төркемдәге яңалыкларны күзәтеп барабыз. Солдатларыбыз үзләре элемтәгә чыгып, ихтыяҗларын әйтәләр, ә халык бу эшне бердәм күтәреп ала. Бу – безнең уртак көчебез!
Ялгыз гына бу йөкне тартып булмый, шуңа да без халыкка мөрәҗәгать иттек. Аллаһка шөкер, авылдашларыбыз битараф калмады. Казанга, гуманитар ярдәм пунктларына йокы капчыклары, рюкзаклар, гигиена чаралары, хәрби жилетлар һәм фонарьлар илтеп тапшырдык. Безнең ярдәм – адреслап, нәкъ менә солдатларыбыз сораганча җибәрелә. Егетләребез безнең ярдәмне һәм җылыны тоеп торсын иде!», — ди төркем активисты Фирия Гарипова.
Зур йөрәкле Биклән осталары
«Безнең игелекле эшләребезнең үзәге — «Все для наших» ярдәм клубы. Бу хәрәкәт Тукай районы һәм Чаллы халкының бердәмлек символына әверелде, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Клубыбызның төп базасы Бәтке авылында урнашкан. Биредә һәр посылка, һәр ярдәм кулы барланып, СВО зонасына адреслап озатыла. Еллар буена сыналган бу хезмәт — бүгенге көндә төгәл эшләнгән зур механизм, ә бит барысы да үз көчебез белән башланган иде.
Калинино авылы егете Иван Виссарионовның фидакарьлеге турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Ул ничә мәртәбә ут сызыгына барып, егетләребезгә гуманитар йөкне үз куллары белән тапшырды. Алгы сызыктагы хәлләрне яхшы белгәнгә, ул солдатларга беренче чиратта нәрсә кирәклеген дә төгәл аңлый. Без хәтта егетләребез кыска вакытлы ялга кайтканда да алар белән очрашырга, ярдәм җибәреп калырга тырышабыз.
Безнең игелекле эшләр чиге киңәя бара — Ростов госпитале белән дә тыгыз элемтә урнаштырдык. Бу эштә Биклән егете Алексей Ищенко зур ярдәм күрсәтә. Тукай районы хәйриячеләренең олы җанлылыгы аркасында, без госпитальгә кечкенә генә бинт-марлялардан алып, матрас-мендәрләргә кадәр җыеп җибәрә алдык.
Һәр җибәрелгән йөкнең артында — дистәләгән кешенең җылысы, йөзләгән дусның догасы һәм бер зур максат тора. Безнең бу хезмәт — туган якның кайнар сәламе һәм җиңүгә булган какшамас ышанычыбыз. Бердәм булганда гына без чын көчкә ия, ә егетләребезнең исән-сау кайтуы — безнең өчен иң зур бүләк булачак», — дип тәмамлый әңгәмәдәшем.
«Игелек» төркеме хатын-кызлары үз үрнәкләре белән тагын бер кат исбатлады: изгелек эшләргә теләгән кешегә каршылыклар юк, бары тик зур йөрәк һәм сабырлык кирәк.
Фотолар Фирия Гарипова тарафыннан бирелде